Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – сезгә!

Үчәлле авылында гомер итүче кадерле әтиебез, бабабыз Ибраһимов Нәфис Мирхәтим улының 60 яшьлек юбилее, шулай ук әниебез, әбиебез Ибраһимова Гөлнур Мөгамбәр кызының да туган көне.

Кадерлеләребез, истәлекле бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Сезнең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әти-әни бик сирәктер. Сез безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз, саклаучыбыз да. Үстердегез, кеше иттегез, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сезгә. Киләчәктә дә бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын сезгә.

Иң изге теләкләр белән: кызларыгыз, киявегез, оныкларыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев