Азнакаево
  • Рус Тат
  • Социаль хезмәткәр көне белән!

    Бәйрәм белән!

    Хөрмәтле халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләре!

    Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Бүгенге заманда сезнең хезмәт аеруча мөһим һәм кирәкле. Ветераннар, инвалидлар, балалар, күп балалы гаиләләр, авыр тормыш хәлендә калучылар сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Аларның һәрберсенә киләчәк көнгә ышаныч бүләк итәсез. Бүгенге катлаулы вәзгыять сезне тагын да сынады. Волонтерлар ярдәме күрсәтүне, өлкәннәргә, мохтаҗларга азык-төлек китерүне оештырып, бу чорда бик күпләргә терәк булдыгыз.

    Сезгә алга таба да эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, матур башлангычларыгызның дәвамлы булуын, иминлек, бәхет-шатлыклар телим.

    Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: