Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Сөенеч кенә юлдаш булсын!

Якты Күл авылында туып-үскән бертуганнар – хәзерге көндә Азнакайда яшәүче Галиева Луиза Михайловнаны, Тымытыкта яшәүче Юлтимирова Лимуза Михайловнаны олы бәйрәмнәре – 55 яшьлек юбилейлары белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгыз һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!

 

Гомерегез булсын бәхетле,

Бәхетегез булсын гомерле.

Җирдә булган бөтен изгелекне Бирсен

Ходай сезгә бу көнне!

Иң матур теләкләр белән: тормыш иптәшләрегез, балаларыгыз, киявегез һәм барлык туганнарыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев