Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин автомобиль транспорты хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары, барлык автомобильчеләр!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Бүгенге тормышыбызны автомобильдән башка күз алдына да китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше дә. Районыбыз өчен автомобиль транспорты аеруча мөһим роль уйный, күп яктан икътисадның барлык тармакларының һәм социаль өлкәнең өзлексез һәм ышанычлы эшен билгели. Юлдагы хәвефсезлек, иминлек руль артына утырган шоферлар кулында. Шуңа алардан зур игътибарлылык, саклык таләп ителә.

Бүген без районыбыз авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм төзелеш, юл, җитештерү, автотранспорт предприятиеләрендә тырыш хезмәтләрен куючы шоферларыбыз белән дә урынлы горурланабыз.

Әлеге мөһим һөнәр ияләрен ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм белән котлыйм! Сәламәтлек, авыр һәм кирәкле эшегездә уңышлар, имин юллар телим.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев