Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Күркәм юбилеең котлы булсын!

Банки Сукаеш авылында туып, бүгенге көндә шунда гомер кичерүче кадерле һәм зур хөрмәткә лаек булган әниебез, әбиебез Җиһаншина Фахирә Вагыйзь кызына 16 июньдә 85 яшь тулды.

Кадерлебез! Барыбыз да сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык, сәламәтлек, күңел тынычлыгы бирсен. Туар таңнарың аяз һәм имин булсын, җан җылыңны сүндермичә, балаларыңа, оныкларыңа, туганнарыңа яшәеш чыганагы булып балкып яшә. Син безгә бик кирәк әле, без сине яратабыз. 

 

Тәрәзәләрдә һәрчак озак шулай

Балкып янсын әле утыбыз.

Без кайтканда каршы алсын безне

Әниебез, әбиебез, туган йортыбыз.

Сәламәтлек ташламасын сине,

Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сиңа картлыкта.

 

Балаларың һәм туганнарың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев