Азнакаево
  • Рус Тат
  • Күркәм юбилеең белән!

    Җиңү бистәсендә яшәүче безнең өчен иң якын кешебез – кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбием Шәйхулова Миләүшә Фәһим кызы 21 апрельдә гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

    Кадерлебез! Барыбыз да сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез. Бу якты дөньяга килгәннәр бер-берсен кабатламый, һәрберсенең үз язмышы, үз максаты. Син һәрвакыт үз-үзеңә таләпчән, мәрхәмәтле, ярдәмчел, яраткан эшеңнең остасы, киң күңелле, авыр чакта көч-куәт бирүче, иң-иң яхшы Әни, оныгыбызның яраткан әбисе, өебезнең җаны. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, ак бәхетләр телибез. Аллаһы Тәгалә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иман байлыгы, озын гомер насыйп итсен. Тормышыңның һәр мизгеленнән олы ямь табып, балаларыңның, оныгыңның куанычын күреп, пар канатлар булып, сөенеп яшәргә насыйп итсен.

     

    Җан рәхәте бирсен сиңа Ходай,

    Тән сихәте бирсен гомергә.

    Насыйп булсын әле озак еллар

    Кунак булып җирдә яшәргә.

    Кояш та бит бүген елмая,

    Котлап сине туган көнеңдә.

    Шул кояштай якты җылы нурлар

    Гел балкысын синең йөзеңдә.

     

    Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Данис, кызың Айзирә, улың Юныс, киявең Динар, оныгың Динә

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: