Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Күркәм юбилеең белән!

Таһирова Кәшифә Кашап кызын 80 яшьлек юбилее белән тәбриклибез!

Сәпәй авылында яшәүче, безнең өчен бик тә кадерле булган әниебез, әбиебез Таһирова Кәшифә Кашап кызын 80 яшьлек  юбилее  белән  тәбриклибез! Әниебезнең сабыйлык еллары сугыш чорына туры килгән, әтисе фронтта һәлак була. Ул елларның авырлыгы аны да читләтеп үтмәгән, ләкин ул авыр-лыкларга бирешми, белем ала, һөнәрле булып, тормышта үз урынын таба. 3 баласын тәрбияләп үстереп, бүгенге көндә әниебез матур тормышта безне сөендереп, безгә ныклы терәк булып туган авылында гомер итә.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше итеп

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Матур юбилеең белән котлап,

Зур бәхетләр сиңа телибез.

Озын гомер бирсен Ходай дибез,

Кояш сипсен сиңа яктылык.

Балаларың гына түгел, оныклар да

Китерсеннәр иде яхшылык.

Куанычлар гына алып килсен

80 яшең – олы бәйрәмең.

Сиңа бүген бүләк итәбез без

Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Кызларың, кияүләрең, улың, киленең, оныклар, оныкчыкла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев