Азнакаево
  • Рус Тат
  • Картаймасын сезнең күңелләр!

    Мәлбагыш авылында яшәүче кадерле әниебез Шакирова Мәдәния Миргасим кызына 26 майда 70 яшь тула. Шулай ук әтиебез Шакиров Ринат Шакир улына 14 апрельдә 70 яшь булды.

    Кадерлеләребез! Без сезне ихлас күңелдән олы юбилейларыгыз белән тәбриклибез. Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, кояштай озын гомер, ак бәхетләр телибез. Алдагы көннәрдә дә парлашып, гөрләшеп, иминлектә, муллыкта, кайгы-хәсрәтсез гомер итүегезне телибез. Без сезне яратабыз!

     

    Иң изге теләкләр белән: кызларыгыз, кияүләрегез, 6 оныгыгыз һәм 2 оныкчыгыгыз исеменнән кызыгыз Зөлфия

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: