Юбилеең котлы булсын!
КОТЛАУЛАР

Юбилеең котлы булсын!

Азнакай шәһәрендә гомер итүче кадерле туганыбыз ХӘЛИЛОВ Ренат Альберт улы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Абыебыз! Сине шушы матур бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Алдагы гомереңне сауәламәт булып, тынычлыкта, туганнарың, хәләл җефетең, балаларың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа!

Якыннарыңның җан җылысын тоеп, хөрмәткә күмелеп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез, сөекле һәм сөйкемле кешебез!

Үткән гомер юлың тырыш хезмәт, изге эшләр белән бизәлгән. Акыллы фикерләрең, тәҗрибәле киңәшләрең, гаделлегең, ярдәмчеллегең бүгенге көндә дә безгә, гаиләңә алга атларга, эшләргә,
яшәргә көч бирә. Горурланабыз! Рәхмәт әйтәбез!

Иң изге теләкләр белән: сеңлең Вәсилә, киявең һәм апайларың.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев