Юбилеең котлы булсын!
КОТЛАУЛАР

Юбилеең котлы булсын!

Азнакай районы Яхшы - бай авылында гомер итүче Кәримов Расих Сафа улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Әтиебез! Бабабыз! Сине шушы матур бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Тормыш юлың үзе бер тарих. Үткән гомер юлың тырыш хезмәт, изге эшләр белән бизәкләнгән. Акыллы фикерләрең, тәҗрибәле киңәшләрең, гаделлегең, ярдәмчеллегең бүгенге көндә дә безгә, оныкларыңа алга атларга, эшләргә, яшәргә көч бирә. Горурланабыз! Рәхмәт әйтәбез!

Әни белән пар-канатлар булып яшәвегезгә дә 55 ел узып киткән. Кадерлеләребез! Зөбәрҗәт туегыз котлы булсын!  Киләчәктә дә саулыкта, муллыкта, шатлыкта, бәхетле мизгелләрдә яшәргә насыйп булсын!

Балаларың: Насих-Айгөл, Эльвира-Илшат, барлык оныкларың

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев