Ил чикләре ышанычлы кулларда
28 май – Чик сакчылары көне.
Быел бәйрәмне олыдан кубып үткәрә алмасак та, аерым-аерым барып, 9 май көннәрендә Ватан сугышы батырлары һәйкәлләренә чәчәкләр салдык, Җиңү паркындагы Чик сакчысы һәйкәлен дә караптөзекләндереп торабыз.
Чик буе гаскәрләренә хезмәт итү өчен зур сынау үтәргә, лаеклы булуыңны бар яклап дәлилләргә кирәк. Бүгенге көндә җирлегебездә ил чикләрен саклаган 800 дән артык шундый ир-егет яши.
Ил сакчылары көне белән тәбрикләп, аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле, бәрәкәтле тормышлар телим. Күкләребез һәрчак аяз, үзебез шулай гел бердәм, бергә булыйк!
Рәфис Миңнеханов, районның чик сакчылары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев