Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Бәйрәмегез котлы булсын!

Хөрмәтле Шәрәфиев Миргаяз Миргарифан улының 5 августта олы юбилее!

Хезмәттәшебез, сәхнә ветераны, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Шәрәфиев Миргаяз Миргарифан улының 5 августта олы юбилее. Бар гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган, җаны-тәне белән иҗатка бирелгән Миргаязның моңлы тавышын район халкы гына түгел, республика тамашачысы да танып белә, үз итә. Бүген дә ул районда узган барлык чараларның бизәге. Сихри тавышы белән күңелләрнең иң тирән төпкелләренә үтеп керә, уйлата, моңайта. Миргаяз Миргарифан улын чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларының, оныкларының күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүен телибез. Киләчәге җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.

Хөрмәт белән барлык район мәдәният хезмәткәрләре исеменнән: район-шәһәр Мәдәният сарае коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев