Бәйрәмегез белән сезне, изге һөнәр ияләре!
18 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне
Медицина хезмәткәре булу элек-электән мәртәбәле һәм бер үк вакытта җаваплы һөнәр исәпләнә, чөнки аның кулында – кеше гомере. Ул медицина хезмәткәрләреннән белем генә түгел, зур түземлелек, күңел җылылыгы, шәфкатьлелек һәм фидакарьлек тә таләп итә. Билгеле, бу эштә табибның, шәфкать туташының әхлакый сыйфатлары гына җитми, заманча җиһазларга бай медицина учреждениеләре дә кирәк. Әйтергә кирәк, районыбызда бу юнәлештә шактый эшләр башкарыла, бүгенге көндә ФАПлар, амбулаторияләр төзекләндерелә, заманча уңайлыклар тудырыла. Хезмәт күрсәтү елдан-ел яхшыра бара.
Менә шушы изге, игелекле һөнәр ияләре – барлык табиблар, медицина хезмәткәрләрен, районыбызның сәламәтлек өлкәсенә бөтен гомерен багышлаган хөрмәтле ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан тәбрик итәм. Сезнең барчагызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет-куанычлар телим!
Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев