Бүген илебездә Россия прокуратурасы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, ветераннар!
Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән ихлас котлыйм. Гаделлек сагында уяу торуыгыз, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен эзлекле яклавыгыз, җинаятьчелек, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләргә каршы көчегезне кызганмый көрәшүегез зур хөрмәткә лаек.
Һөнәри бәйрәмегез көнендә, гамәлдәге хезмәткәрләр белән беррәттән районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткән, тупланган тәҗрибәләрен прокуратура хезмәткәрләренең яңа буынына тапшырган ветераннарга да рәхмәт белдерәбез.
Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык, иминлек, күңел күтәренкелеге һәм хезмәт уңышлары насыйп булсын.
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев