Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Азнакай районы башлыгы яшь хоккейчыны туган көне белән котлады

Следж-хоккей белән шөгыльләнүче райондашыбыз Илназ Хәертдиновка бүген 16 яшь тулды

Илназ Хәертдиновны бүген районда белмәгән, танымаган кеше сирәктер.

Физик мөмкинлеге чикле булуга карамастан, ул кечкенәдән тулы канлы тормыш белән яши. Хоккей белән ныклап кызыксынган яшүсмер бүген Азнакай боз сараенда следж-хоккей командасында шөгыльләнә. Ул гына да түгел, агачны яндырып бизәк төшерү белән дә кызыксына Илназ. “Ак Барс”ның уенчыларын бик яхшы белә, хоккей командасының һәр җиңүенә чын күңеленнән сөенә.
Илназны туган көне белән котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов килделәр.

– Илназны шундый тырыш, игелекле итеп үстергән өчен беренче чиратта әтисе белән әнисенә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сәламәтлек, иминлек, яңа спорт уңышлары насыйп булсын, – диде район башлыгы.

Яшь хоккейчыга җитәкчеләр “Ак Барс” логотибы белән кофта да бүләк иттеләр. Илназның әнисе Ирина ханым үзе дә тик утыра торганнардан түгел. Ул – районда яшәүче физик мөмкинлекләре чикле балаларның әниләренең кураторы булып тора.

– Сәләтсез бала булмый, аны вакытында күреп алып, аны үстерү өчен тырышырга кирәк. Физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен бу аеруча мөһим. Алар да дөньяны күреп-белергә, башкалар белән аралашырга тиеш. Үзебез тренировкаларга да йөрибез, “Ак Барс” командасының уеннарын да калдырмыйбыз, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев