Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Азнакай район башлыгы юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Җирлегебездә юллар төзү һәм төзекләндерү буенча ел саен зур эшләр башкарыла.

Яхшы юллар һәр төбәкнең икътисадын һәм инфраструктурасын үстерүдә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим роль уйный. Юлчыларның үз эшләрен намус белән башкаруы – автомобиль хәрәкәтенең, предприятиеләр эшчәнлегенең, юлда йөрүчеләрнең сәламәтлеге һәм иминлегенең алшарты. Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамас-тан, сез юлларның торышын кайгыртасыз.

Хөрмәтле юл хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезгә авыр, әмма игелекле эшегез өчен ихлас рәхмәтемне белдереп, сезгә эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, имин тормыш телим.

 Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев