Азнакаево
  • Рус Тат
  • Алтын юбилеең котлы булсын!

    Кәкре Елга авылында туып-үскән, хәзерге көндә Азнакай шәһәрендә яшәүче Хәмидуллин Гәрәй Мөҗәһит улына 25 майда 50 яшь тула, гомеренең алтын юбилее җитә.

    50 яшь – ул 50 генә. Тормыш тәҗрибәсен, сөекле тормыш иптәшең, балаларың белән яңадан-яңа үрләр яулар вакыт ул.

    Синең акыллы киңәшләреңә, сабырлык һәм гадилек хас булган тыныч холкыңа гашыйк без. Сиңа Ходай бәхетле озын гомер, корычтай ныклы сәламәтлек бирсен иде. Якыннарың, туганнарың һәм дусларың белән матур итеп яшә дә яшә әле.

     

    Май кояшы нурын сипкән кебек,
    Ташып-тулып килсен бәхетең.
    Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,
    Чынга ашсын хыял, өметең.

     

    Иң изге теләкләр белән: әниең, апаң Рәйсә, туганнарың

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: