Азнакаево

Азнакаевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
НАШИ КОНКУРСЫ

Илүзә Димухаметова: "Без ел саен гаилә белән урманга төрле-төрле шифалы үләннәр җыярга барабыз" (II төркем)

Илүзә Димухаметова, Чалпы урта гомуми белем бирү мәктәбе, 12 яшь . Укытучы: Исламова Айсылу Сәхибҗан кызы Җәннәт әниләрнең аяк астында Без ел саен гаилә белән урманга төрле-төрле шифалы үләннәр җыярга барабыз. Быел да шушы максат белән юлга кузгалдык. Урманга керү белән, җир җиләкләре күзгә ташланды, кошлар тавышы сәламләде. Без әнием...

Илүзә Димухаметова, Чалпы урта гомуми белем бирү мәктәбе, 12 яшь . Укытучы: Исламова Айсылу Сәхибҗан кызы

Җәннәт әниләрнең аяк астында

Без ел саен гаилә белән урманга төрле-төрле шифалы үләннәр җыярга барабыз. Быел да шушы максат белән юлга кузгалдык.

Урманга керү белән, җир җиләкләре күзгә ташланды, кошлар тавышы сәламләде. Без әнием белән җиләк җыярга булдык. Ә әтием белән абыем себерке әзерләргә урман эченә кереп киттеләр.

Ул арада әнием шифалы үләннәрнең файдасы турында сөйләп, очраганнары белән мине таныштыра да башлады. Ул гел шулай эш арасында мине нәрсәгә дә булса өйрәтә. Үзе күп белә. Бүген дә үләннәрне сак кына җыярга, тамырлары белән өзмәскә икәнлеген төшендерде.

- Һәр нәрсәнең җаны бар. Күңел күзең белән карап, алар белән сөйләшә белсәң, үзеңнең дә җаның тынычланып, күңелең чистарынып кала,-ди ул. Әнием мине шулай мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Әниемнең авылы дүрт яктан урман белән әйләндереп алынган. Алар ел буе урманга йөргәннәр. Язын беренче чәчәк-умырзаяларга сокланганнар, җәен җиләк-җимеш, көзен чикләвек, гөмбә җыйганнар, кышларын чаңгы белән нарат күркәсенә йөргәннәр. Урман аңа туган йорты кебек кадерле булган. Хәзер дә әнием Мамадыш урманнарын сагынып искә ала.

-Урман эчендә чиялек беләм, янында кура җиләклеге дә бар,- диюгә,без урман эченә ашыктык. Бәхет елмайды. Чия дә, кура җиләге дә шактый күренде. Аннан кара бөрлегән белән кызыл бөрлегән дә очраштырды. Әнием белән вакыт үткәнен сизми дә калдым. Чөнки әни үзе белән кечкенә чакта булган кызыклы вакыйгаларны сөйләде. Аның матур сөйләменә таң калып тыңлаган арада, әнием чиләген тутырып та куйган. Мин тагын бер кат аның җитезлегенә сокландым. Нинди эшкә генә тотынса да, аның эшләгәнен күрми дә каласың. Шул ук вакытта эшен төгәл итеп, җиренә җиткереп башкара ул. Чисталыгы, пөхтәлеге белән дә аерылып тора.

Менә әтинең: "Килегез монда!"-дигән тавышы ишетелде. Аның безгә мәтрүшкәләр күрсәтүе икән. Салкын тигәннән шифасы бар дип, аларын да җыйдык.

Көн кичкә авышты. Кайтырга кузгалдык. Мин бик бәхетле идем. Чөнки якыннарым янымда. Ә иң якыны-әнием. Әниләр - тормышыбызга ямь өстәүче иң газиз кешеләребез. Иртән әни иркәләп уята, хәерле юл теләп, мәктәпкә озата, тәмле ризыклар пешереп каршы ала. Әнием үзенең өч баласы өчен җанын ярып бирергә әзер. Аның без бәләкәй чакта күпме көч түккәнен апаем Ильяс тугач кына аңладым. Әниләр баланы тугыз ай карынында күтәреп, якты дөньяга тудыра, күкрәк сөте имезеп назлап үстерә.

Авырса, төн йокламый, баласы өчен борчыла, шифалы үләннәре белән дәвалый. Алар гомер буе "балам" дип яши, яна, көя. Безнең яхшы укуыбыз, матур киенүебез-әти-әниләребезнең тырышлык нәтиҗәсе. Шуңа күрә әниләребезнең кадерен белик, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, аларны зурлыйк, яхшы эшләребез белән сөендерик. Әниләрне хөрмәт иткән бала бәхетле була. "Җәннәт- әниләрнең аяк астында",-диләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илүзә Димухаметова: