22 ноябрь 2016 яңалыклары
-
“Пар канатлар” клубы азнакайлыларны Мәдәни үзәккә Яңа ел ел очрашуына чакыра
(Азнакай, Лиза Нурлыева) Зәнифә көн буена үзенә урын тапмый йөдәде. Әле дә ярый өйдә вак-төяк мәшәкатьләре бар, шулар белән әвәрә килеп кичне җиткерде. Сәгать телләре бишкә авышуга күңеле янәдән үрсәләнә башлады: барыргамы, юкмы? Таныш-белеш күрсә ни әйтер? Бу "мескен" дә монда килгәнме, диючеләр булмасмы? Азнакай бит ул, күпләр бер-берен белә......
-
Марсель Шәйдуллин "2017 елга язылу бүләк ит" хәйрия акциясенә кушылды
Мохтаҗлыкта яшәүчеләрне, аз керемле гаиләләрне, үзебезнең әти-әниләрне, якыннарны республикада чыгып килүче газета-журналларга яздыру акциясе Азнакайда дәвам итә. Вакытлы матбугатка язылу кампанияләре барганда шундый акцияләр үткәрү республикада, шул исәптән үзебезнең районда да матур гадәткә керде. Әлеге игелекле чарага җитәкчеләребез, алар үрнәгендә башка райондашлар да актив кушылып килә. Киләсе елның беренче яртыеллыгына...
-
Марсель Шәйдуллин "2017 елга язылу бүләк ит" хәйрия акциясендә катнашты
Мохтаҗлыкта яшәүчеләрне, аз керемле гаиләләрне, үзебезнең әти-әниләрне, якыннарны республикада чыгып килүче газета-журналларга яздыру акциясе Азнакайда дәвам итә. Вакытлы матбугатка язылу кампанияләре барганда шундый акцияләр үткәрү республикада, шул исәптән үзебезнең районда да матур гадәткә керде. Әлеге игелекле чарага җитәкчеләребез, алар үрнәгендә башка райондашлар да актив кушылып килә. Киләсе елның беренче яртыеллыгына...
-
Азнакай гимназисты Шамил Шәйдуллин “Кояшлы балачак” республика конкурсында җиңү яулады
Азнакай Гимназиясенең 3 Б сыйныфы укучысы Шамил Шәйдуллин могҗизалар тудыра. Шамил Шәйдуллин (җитәкчесе Гүзәл Насыйпова) "Кояшлы балачак" республика конкурсында катнашты. "Тылсымлы остаханә" номинациясендә ул беренче урынны яулады. Шамил конкурска топиарий (кечкенә агач композициясе) иҗади эшен тәкъдим иткән. Ул Казанда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына да чакырылган.
-
«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены Азнакайда узды - ФОТО
Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасы кысаларында Азнакай шәһәренең Гимназия базасында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенының муниципаль этабы узды. Анда районның гомумбелем бирү мәктәпләреннән 19 команда катнашты. Командалар уенга башлары белән чумдылар. Сорауларга алдан җавап бирүчеләр дә табылды. Укучылар тирән белемнәрен, киң фикерләү сәләтләрен күрсәттеләр. Жюри әгъзалары да уенның югары дәрәҗәдә...
-
Ләйсән Ваһапова 5 мең сум акчаның кайсы азнакайлыга биреләчәген аңлатты
2017 елның гыйнварында пенсионерларга 5 мең сум акча бирелә дип газета-журналлар да язып, чыкты, телевизордан да күп сөйләделәр. Ул акча нәрсә өчен бирелә? Әлеге закон кемнәргә кагыла? Бик күпләрне борчыган әлеге сорауга ачыклык кертсәгез иде. Шамил Гәрәев Әлеге сорау белән без Азнакай районы буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ләйсән Ваһаповага...
-
Азнакайда Хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак
Пенсия фондының Азнакай районы һәм шәһәре идарәсе 24 ноябрьдә 13.00-14.00 сәгатьләрдә кеше хокуклары буенча район вәкиле белән берлектә Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Пенсия закончалыгы буенча сорауларыгыз булса, Төзүчеләр урамы, 10 нчы йорт адресы буенча урнашкан Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итеп, бушлай консультация ала аласыз.