Анастасия Пенкина: "Бүгенге көндә әнием белән әтиемнең 10 баласы, 13 оныгы бар" (II төркем)
Пенкина Анастасия, Азнакай районы Сарлы авылы мәктәбе, 10 яшь Минем әни Иң кадерле кеше-Әни җирдә Без бурычлы аңа һәрчакта Бар балалар үссен әни белән Кайгы белми җылы кочакта. Минем әнием Мөҗипова Фирдания Харас кызы. Ул 1958нче елның 2нче февралендә Азнакай районының таулар кочагында урнашкан Әсәй авылында туган. Ул беренче баласын...
Пенкина Анастасия, Азнакай районы Сарлы авылы мәктәбе, 10 яшь
Минем әни
Иң кадерле кеше-Әни җирдә
Без бурычлы аңа һәрчакта
Бар балалар үссен әни белән
Кайгы белми җылы кочакта.
Минем әнием Мөҗипова Фирдания Харас кызы. Ул 1958нче елның 2нче февралендә Азнакай районының таулар кочагында урнашкан Әсәй авылында туган. Ул беренче баласын тапкач тагын 9 балага әни булырмын дип уйлады микән? Аның туган авылының исеме дә әни сүзе белән тәңгәл бит. Ана- һәркемгә дә газиз һәм иң кадерле кеше. Әниемнең иптәш кызы үлгәч, аның берсеннән -берсе кечкенә биш баласына әни булып килә. Әле үзенең дә 3 яшьлек улы да була. Әнием бу йортка килгәч тагын ике абыем туган. Хәзер минем 7 абыем һәм 1 апам бар.
Әле әбием дә исән була. Ул бик озак чирли. Аны минем әнием карый. Минем әнием шаян, җор күңелле. Ул үзенә бик авыр булганда да безгә сиздерми. Әнием 17 ел клубта мөдир, почтальон, аш пешерүче булып эшләгән. Алар хәзер икесе дә лаеклы ялда. Әле әнигә икенче әби дә кала. Ул да чирли. Аны да тәрбияләп, соңгы юлга озаталар.
Татар халкында "Тапкан ана түгел, баккан ана"дигән әйтем бар. Мин үземнең тапкан әниемне белмим, күргәнем дә юк. Безне, энем Вадим белән икебезне, этием Әмергали белән әнием Фирдания балалар йортыннан алып кайттылар. Без ул вакытта кечкенә идек, үзебез татарча да белмибез. Шул көннән башлап әни безнең белән. Хәтеремдә, әни мине кулларымнан җитәкләп, беренче тапкыр мәктәпкә укырга алып килде.
Мин бик бәхетле идем: өстемдә яңа мәктәп формасы,кулымда чәчәкләр, кырыемда Әни! Быел Вадим да беренче сыйныфка укырга керде, әнигә тагын мәшәкать артты. Ләкин ул бер генә дә иренми, гел безгә ярдәм итеп кенә тора. Мин үзем дә әнигә булышырга яратам, аңа ярдәм итеп, әз генә булса да ял иттерәсем килә. Әни мине коймак, кыстыбый пешерергә өйрәтте. Ә өчпочмак, бәлеш кебек катлаулырак ризыкларны бергәләп әзерлибез.
Бүгенге көндә әнием белән әтиемнең 10 баласы, 13 оныгы бар. Без барыбыз да бик бәхетле. 1990нчы елда әнием 2нче дәрәҗә Ана ордены белән бүләкләнә. 2004нче елда Ана ордены медале ала, 2012нче елда районыбызның 80 еллык юбилей медале белән бүләкләнә. Минем әни аш-су пешерергә, чәчәкләр, яшелчәләр үстерергә , бәйләргә ярата.Әле ул бик күп китаплар да укый. Минем әниемнең йөрәгендә меңнәргә җитәрлек яктылык һәм җылылык бар. Мин әниемне бик яратам һәм горурланам!
"Балачак-шук чак", диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз буладыр. Зинһар өчен, кичерә күр. Без кешеләргә ярдәмчел, шәфкатьле, ә сиңа ныклы терәк булып үсәрбез. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа, әнием. Озын гомерле булып, безнең уңышларга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием! Мин сине яратам!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев