Азнакаево

Азнакаевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
НАШИ КОНКУРСЫ

Аделя Ибрагимова: "Миңа өч яшь чагында минем иң кадерле, иң газиз кешем үлгән" (I төркем)

Аделя Ибрагимова, Азнакай 1 нче урта мәктәбе, 8 яшь Әнием «Әни» диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга. Таптамагыз, һич ярамый «Әни» сүзен таптарга. Әни! Дөньяда иң якын,иң кадерле кеше ул.Кечкенә чагында төн йокысын калдырып мине кем караган?Әнием.Елаганда кочагына алып кем юаткан?Әнием. Мине беренче тапкыр мәктәпкә алып килүче дә Әнием...

Аделя Ибрагимова, Азнакай 1 нче урта мәктәбе, 8 яшь

Әнием

«Әни» диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый

«Әни» сүзен таптарга.

Әни! Дөньяда иң якын,иң кадерле кеше ул.Кечкенә чагында төн йокысын калдырып мине кем караган?Әнием.Елаганда кочагына алып кем юаткан?Әнием.

Мине беренче тапкыр мәктәпкә алып килүче дә Әнием булырга тиеш иде дә бит..! Миңа өч яшь чагында минем иң кадерле,иң газиз кешем үлгән. Аның урынына мине әбием карап үстергән.

Миңа хәзер сигез яшь,мин икенче сыйныфта укыйм. Мин бәхетле,чөнки минем әнием икәү,берсе -яраткан әбием ,ә икенчесе -янымда булмаса да,минем һәрбер адымымны, ничек үскәнемне, һәрвакыт зәңгәр күктән күзәтеп торган үз әнием.Мин уйлый-уйлый,эзли-эзли әниемне зәңгәр күктән эзләп таптым.Ә ул нинди дисезме? Күкнең зәңгәрлеге аның күз төсе,дулкынланып торган болытлар аның чәчләре, җылы кояш нурлары аның куллары...

Минем өчен кайгыртучы әнием булу- нинди бәхет ул! Мин куанганда ул да куана,кайгырганда-җылы кояш нурлары белән юата.

Мин әниемне бик яратам.Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә ,яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк. Мин,шулай эшләп , әниемне бәхетле итәргә тырышам.

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем, әнием.

Яхшылыкка, яктылыкка

Алып бара мине әнием.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аделя Ибрагимова: "Миңа өч яшь чагында минем иң кадерле, иң газиз кешем үлгән" (I төркем)