Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә юл-транспорт һәлакәте кичә Җиңү бистәсенең Татарстан урамында була.
"ВАЗ - 2114" автомобиле шоферы каршы як полосага чыгып, каршына килгән "Лада Приора" автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, ике машинаның да йөртүчеләре тән җәрәхәтләре ала. "ВАЗ - 2114" белән идарә иткән 1955 елгы ир-ат Әлмәт шәһәре сырхауханәсенә җибәрелә.
Нет комментариев