Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Мәлбагыш авылында сугыш чоры балалары өчен канәфер чәчәкләре үстергәннәр

Илебез буйлап җиңү язы атлый.

Ул әтиләре яуда башларын салып, “Әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән сугыш чоры балалары өчен дә дулкынландыргыч бәйрәм.

Мәлбагыш авыл җирлегендә сугыш чоры һәм аннан соңгы авырлыкларны кичереп, илебезне торгызуда катнашып, бүгенге мул тормышка китереп җиткергән 29 сугыш чоры баласы яши. Җиңү бәйрәме көне алдыннан алар котлаулар кабул иттеләр. Мәктәп укучылары өлкәннәребезгә үзләре үстергән чәчәкләрне бүләк иттеләр.

– Биология һәм химия укытучысы Зинаида Сәмигуллина укучылар белән “Сугыш балаларына канәфер чәчәкләре” дигән проект кысаларында мәктәптә эшләп килгән биолабораториядә сугыш чоры балаларына, тыл хезмәтчәннәренә бүләк итү өчен канәфер чәчәкләре үстерделәр. Аларны авылдашларыбызга бүләк итеп, барысын да сөендердек, – ди Мәлбагыш мәктәбе директоры Эльмира Баһманова.  

Ятимлек ачысын да татып, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашкан сугыш чоры балаларын котлап, авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтшин да аларга изге теләкләрен җиткерде.

Үзләрен шулай хөрмәтләгәннәре өчен өлкәннәр дә рәхмәт әйтеп туя алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев