Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

«Маяк» газетасы үз ветеранын хөрмәтләде

Һәр ел саен Җиңү көне алдыннан без хөрмәтле коллегабыз, тыл ветераны Энҗе Вәлиеваны Җиңү бәйрәме белән өенә барып котлыйбыз.

Ул газетабызда озак еллар тәрҗемәче булып эшләгән, ижтимагый тормышта да актив катнашкан.

"Маяк" газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов һәм ветераннар советы рәисе Нәсимә Камалиева газета редакциясенең өлкән ветераны - 92 яшьлек Энҗе Вәлиевага Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановтан һәм район башлыгы Марсель Шәйдуллиннан котлау хатлары, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Бөтен коллектив исеменнән аны әлеге истәлекле дата белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Ветеранга киләчәктә дә шундый ук актив һәм көчле рухлы булып калырга, муллыкта һәм сәламәтлектә озак еллар яшәргә теләделәр. Энҗе Ахметовна котлаулар өчен тирән рәхмәтен белдерде һәм безне мандолинада уйнап сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев