Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Китап язарлык тормыш юлы

Сугыш чоры балалары.

«Ватан сугышына кадәр үк Камышлы авылында китапханә булган. 1938-1940 елларда Камышлы авылында агротехник булып эшләүче Кәлимуллин Нәбиулла Казанда авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша, игеннәрдән мул уңыш алган өчен колхозны 2000 данә китап белән бүләклиләр. Иң беренче китапханәче булып Әхмәдиев Әлим абый эшли башлаган…» Бу юллар Камышлының игелекле улы, иганәче Миргазиян Динмөхәммәтов тырышлыгы белән районда беренчеләрдән булып авыллар тарихына багышлап чыгарылган «Тормыш кыйблам – Камышлы» дигән китаптан алынган.

Әйе, китапка мәхәббәт Нәбиулла абыйның иң кече кызы Рәсимәгә гомерлеккә сеңеп калган. Әтисен идарә хезмәткәре, рәис буларак бронь белән калдырган булсалар да, үз теләге белән фронтка китә ул. 1942 елның җәендә бишектә яткан сабыеның учларына каен ботагы салып: «Мин сине, кызым, бүтән күрә алмам инде», дип хушлаша…

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрне Рәсимә апа хәзер дә күңеле нечкәреп каршы ала, фотосын да күрмәгән әтисен, пленнан котылып та, тикшерүләргә дучар булган, шахтада эшләп, чит җирләрдә калган Насретдин абзыйсын искә төшерә. Сугыштан соңгы авыр елларның ачысын-төчесен, әнкәсе Хәдичә апа белән терәлеп кенә торган «Аркылы каен» урманыннан кача-кача чыбык ташып, өй җылытуларын, бердәнбер сыерларын туендырып, кар ачылгач та сәрби, кукы, балтырган, алабута җыеп, шуның белән исән калганнарын уйласа, күңеле әрнеп ала.    

Яшьтән ук чая, җитез, туры сүзле, эшкә батыр булып үсә Рәсимә, апалары Сәкинә, Фәниядән бер дә калышмый. Әтисенең ядкәре – авыл китапханәсендә укымаган китабы калмый. Авырлыкларны җиңеп, белемгә, матурлыкка омтыла. 19 яшендә бер ир-атсыз ихатада әнкәсе белән яңа йорт җиткерәләр. Хәер, үз гомерендә өч авылда өч йорт торгыза ул. Мәктәпне тәмамлагач, фермада бозаулар карый, ат җигеп хуҗалыклардан сөт җыя. Бөгелмә кооперация техникумына керә, русча укырга туры килсә дә, аны бик яхшы тәмамлап, гомер юлын сәүдә өлкәсенә багышлый, райподан лаеклы ялга чыга.

Дөньяның иң укымышлы халкы булып тарихка кергән совет кешеләре китапны бик хөрмәт итә, дефицит басмаларны чират торып, хәттә “подписка” буенча алалар. Күп еллар дәвамында Рәсимә Нәбиевна җитәкчелегендә эшләгән Азнакайның китап кибете дә районның укыту-тәрбия учагы була ул дәвердә. Күпсанлы мәктәпләр, хакимиятнең пропаганда бүлеге мөдире Хәндәсә Ахметовна, НГДУның җитәкчесе Раувель Ишкәев белән берлектә халыкка мәгърифәт таратуда җаваплы эш башкаралар алар. Татарстанның билгеле язучылары Азнакайга зур конференцияләргә килеп, үз имзалары белән бүләк иткән китаплары Рәсимә апаның өендәге бай китапханәсендә кадерләп саклана. Бүген дә матбугатны, “Маяк” газетасын яратып укый, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдәр. Матур тормышка сөенеп, балалары, оныкларының кадер-хөрмәтендә, бар кешегә ачык йөзе, җор сүзлелеге белән үрнәк булып, мәрхүм җәмагәте Мөнир абыйның, аның дүрт бертуганының истәлеген, Җиңү һәйкәленә исемнәре алтын хәрефләр белән язылган Абдуллиннарның төп нигезен саклап, матур итеп яши ул.

Айдар Зәйнуллин, Яр Чаллы – Азнакай

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев