Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Җиңү көнендә Азнакайда «Үлемсез полк» маршы узды

Меңләгән азнакайлы сугыш кырларында батырларча һәлак булган, сугыштан соң вафат булган якыннары, туганнары, якташлары портретлары белән «Үлемсез полк» сафларына басты.

Шәһәрдә «Үлемсез полк» маршы Мәңгелек ут яныннан старт алды.

Олысы-кечесе үзләренең әби-бабаларының портретларын зур горурлык белән күтәреп алып бардылар. «Үлемсез полк» колонналарында хакимлек иткән атмосфераны сүзләр белән генә әйтеп бирерлек түгел. Азнакайлылар үзләренең туганнарын, якыннарын күз яшьләре белән искә алдылар. 

Тантана Җиңү паркында дәвам итте. Маршта катнашучылар Ватан сугышы каһарманнарын, яу кырында ятып калган, арабыздан мәңгелеккә киткән райондашларыбызның якты истәлен бер минут тынлык белән искә алдылар. Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан зәңгәр күккә 77 шар күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев