Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайлылар Җиңү батырларын данлый

Габдрахман Зәкиев фронтка 1941 елның октябрь аенда китә.

Сталинград өчен барган сугышларда, 1942 елның июлендә, бер аягы яраланып, госпитальдә ята. Аннан савыгып чыккач,  Брянск 1 нче гвардия полкына разведка батальонына җибәрәләр. 1 нче ротаның партоешма секретаре итеп сайлана. Габдрахман Зәки улы Белоруссиянең Речица шәһәрен азат итүдә катнашып, зур батырлыклар күрсәтә һәм Кызыл Йолдыз ордены, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 1944 елда Польша шәһәрләрен азат итүдә катнашып, Германия җиренә барып җитә. Анда барган сугышларда разведкага зур бурычлар йөкләнә. Операцияләрдә күрсәткән профессиональлеге һәм кыюлыгы өчен 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белэн буләкләнә, 1 нче дәрәҗә орденга Бобруйск шәһәрен азат иткәндә лаек була.

 Җиңү солдаты туган якларына күкрәге тулы бүләкләр белән кайта һәм балаларга белем бирүен дәвам итә. Мәлбагышта ул 22 ел мәктәп директоры булып эшли, күп еллар колхоз партия оешмасына житәкчелек итә.  1959 елда “Халык мәгарифе отличнигы билгесе белән бүләкләнә, 1966 елда “ТАССРның Атказанган укытучысы” исеменә лаек була.

2002 елда Габдрахман Зәки улы арабыздан китеп барды. Күңелләрдә  якты эзе калды. Мәктәптә бик кадерләп аның фотосурәтләре, фотодокументлары саклана. Мәлбагыш мәктәбендә Габдрахман Зәкиев истәлегенә мемориаль такта куелды. 

Районыбызның батыр сугышчысы турында истәлекләрне Мәлбагыш авылыннан Эльмира Баһманова туплаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев