Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайда яшәүче Наилә Садыйкова туксанда да укытырга әзер

Наилә Сәрвәретдин кызы 43 ел рус теле һәм әдәбияты укыта.

Язмыш җилләре адәм балаларын кайларга гына ташламый. Менделеевск районының Бондюга эшчеләр бистәсендә (хәзерге Менделеевск шәһәре) туып үскән Наилә Сәрвәретдин кызы да гомер көзен Азнакайда каршылармын дип уйламагандыр.

Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, педучилищега китә кыз. Әмма әтисен сугышка алалар, үги әни карамаганда сеңлесе һәм энекәше кала, тормыш шартлары начар булу сәбәпле, укуын ташларга туры килә. Ул 16 яше дә тулмас борын поселок советында секретарь булып эшли башлый. Җирле совет депутаты итеп тә сайлана. Кичке мәктәпне тәмамлый. Районыбыз тарихында тирән эз калдырган җитәкче Әнвәр Баһаветдинов белән ВЛКСМның район комитетында бергә эшләргә туры килә аңа. Укыйсы килү теләге барыбер үзенекен итә, Наилә пединститутка керә.

Биредә насыйп ярын очрата. 1958 елда дипломлы ике педагог ире Васихның туган ягына – Ютазы районы Бәйрәкә авылына эшкә кайталар. Наилә Садыйкова 43 ел рус теле һәм әдәбияты укыта.

Бөек Ватан сугышы ветераны Васих Зариф улы 1983 елда дөнья куя. Тәрбияләп үстергән өч баладан бүгенге көндә Зөлфияләре генә исән-сау, контракт буенча чит илдә эшли.

Сугыш ветераны хатыны буларак, Наилә апага 2013 елда фатир бирәләр һәм ул яшәр өчен Азнакай шәһәрен сайлый.

Монда аны гимназия коллективы үз канаты астына ала. Бәйрәмнәрдә онытмыйлар, укучылар белән очрашуларга да чакырып торалар.

Аңа туксан яшне бирмәссең дә. Олуг юбилее белән тәбрикләргә килгәч, район башлыгы Марсель Шәйдуллин да:

– Безгә укытучылар кирәк, бәлкем эшкә чыгарсыз, – диде уенын-чынын бергә кушып.

– Булдырабыз аны! – дип җаваплады Наилә апа үз чиратында.

Менә шундый бүгенге заман өлкәннәре! Гимназия коллективы аны ачык дәрескә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев