Әсәйлеләр Җиңү көнен билгеләп үттеләр
Бөек Ватан сугышында немец илбасарларын җиңүнең 78 еллыгы Әсәй авылында да дулкынландыргыч бәйрәм, кадерле очрашулар төсендә ихлас һәм җылы үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов тыл фидакарьләрен, Әсәй авылы халкын район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән бәйрәм белән котлап, һәрбарчасына сәламәтлек, имин тормыш теләде. Авыл җирлеге башлыгы Закуан Идрисов үз чыгышында җиңүне якынайткан тыл ветераннарына, ул чор авырлыкларын үзләренең җилкәләрендә күтәргән сугыш чоры балаларына рәхмәт белдереп, авылдашларын бәйрәм белән тәбрикләде.
Бәйрәмдә катнашучылар һәлак булган батыр якташларын бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев