Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҢ КҮП УКЫЛГАН

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Азнакайда бердәм халык яши” (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)

Бүген районыбызга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит ясады.

Ул Азнакайда визитын Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Марсель Шәйдуллин озатуында иген кырларын карап башлады.

Мөстәкыймов исемендәге, “Тукай” хуҗалыклары, “Азнакай” агрофирмасының Сукаеш, Урманай, Тымытык җитештерү комплексларында урак барышы белән танышты.

Аннары агрофирманың Банки – Сукаеш янында төзеләчәк терлекчелек комплексына нигез ташы салу тантанасында катнашты.

–Азнакайда күптәннән килгән матур традиция яши: уракта эшне яшьләр, өлкәннәр берләшеп, бергә алып баралар. Яңгырлар гына туктап торсын да, мул уңыш вәгъдә иткән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу мөмкинлеге бирсен генә, – диде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Азнакайда игеннәрне урып-җыю торышына карата фикерен белдереп.

Бүгенге көндә терлекчелекне үстерүдә яңа концепция нигезендә, яңа технологияләрне киң кулланып эшләгән АГРОСИЛАның Азнакай җирлегендә төзиячәк комплексы 2400 баш терлеккә исәпләнгән. Нәселле сыерлар туплап, алардан тәүлегенә 50 тонна сөт савып алу күздә тотыла. Сукаеш авыл биләмәсе территориясендәге җитештерү комплексы төзелү районда яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге дә бирә.

“Азнакай” агрофирмасының көзге бодай басуында авыл хуҗалыгы тармагы, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм биләмә башлыклары белән очрашу-киңәшмә үткәреп, Рөстәм Нургали улы республика һәм федераль программаларны уңышлы тормышка ашырудагы төп аспектларга тукталды, алда торган бурычларны ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев