Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҢ КҮП УКЫЛГАН

Шәфәгать Салиховны искә алу кичәсе (ВИДЕО)

 6 июль көнне Азнакай районың Татар Шуган авылында татар җыр сәнгатенең легендасы, виртуоз баянчы Шәфәгать Салихов истәлегенә багышланган “Бер егет гармун сайлый” дип исемләнгән гармунчылар катнашында искә алу кичәсе уздырылды.

Искә алу кичәсе берничә өлешкә бүленгән иде. Башта мәчеттә коръән ашы узды. Ә аннары чара авылның мәдәният йорты янында җыр-бию белән дәвам итте. Очрашуга Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин да килгән иде. - Шәфәгать абый безнең район өчен олы кеше. Ул һәрвакыт безгә, авылына ярдәм итеп килде. Һәрчак концертлар белән, тамашалар белән кайтты, чакырганда баш тартмады. Безнең хәзер иң төп бурычыбыз – аның исемен мәңгеләштерү, - диде район башлыгы. Шулай ук тантаналы рәвештә Татар Шуган авылының мәдәният йортында Шәфәгать Салихов истәлегенә такта ачылды. Чарада легенданың дуслары, туганнары, коллегалары катнашты. Чаллы шәһәреннән шулай ук танылган гармунчы, композитор Ильгиз Закиров та килгән иде. Ул, Шәфәгатьнең авариядан соң зыян күргән гармунын үзе төзәтеп, шушы гармунда уйнады. Искә алу кичәсе Сабантуй мәйданында гармунчылар фестивале белән дәвам итте. Бу фестивальга Азнакай районың авылларыннан, Чаллыдан, Мөслимнән, Түбән Камадан, Лениногорск районнарыннан сәнгать осталары килгән иде. Катнашучылар арасында кечкенә гармунчылар да бар иде. Шулай ук чараны үзенең җырлары белән Руслан Кираметдинов бизәде. Фестиваль азагында Шәфәгать Салихов башкаруында җырны куйдылар. Килгән кунакларның күбесе легендар гармунчының тавышын ишетеп, күз яшьләрен тыя алмадылар.

"Бер егет гармун сайлый" фестиваленнән тулы репортажны "Маяк" газетасында укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев