Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҢ КҮП УКЫЛГАН

Песи дә баласын ташламый

Бик тетрәндерде бу күренеш. Безгә, кешеләргә, алардан үрнәк алырлык.

Ялга авылга кайткан идек. Төнлә йокларга яттык. Инде йокыга гына китәм дигәндә, сәер тавыш ишетелде. Песиебез бала тудырган ич! Әни аңа буш кәгазь тарма алып кереп куйган иде, шунда ике нәни йомгак ята. Ә әниләре еламсыраган сыман авазлар чыгарып, әрле-бирле килә. Баксаң, бер баласы идән ярыгына төшкән, шуннан тонык кына тавыш ишетелә. Песи өзгәләнә, без ни эшләргә белмибез. Ярыкка кул сыярлык түгел, идән буйдан-буйга кадакланган. Кыска кул пычкысы белән идәнне кисеп карамакчы булдым, тик файдасыз, калын тактаны ансат кына кисәм димә. Шуннан идәнне каерып карарга булдык. Тырыша торгач, кул сыярлык булды. Песи баласы, мескенем, туфракка буялып пычыранып, өшеп беткән. Әнисе шундук аны яларга, җылытырга кереште. Менә бит, хайваннар да ничек җанын бирергә әзер балаларына. Бик тетрәндерде бу күренеш. Безгә, кешеләргә, алардан үрнәк алырлык.

Гөлчәчәк Садретдинова

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев