Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бүген “Әкият” балалар бакчасында Өлкәннәр көне узды

    “Әкият” балалар бакчасында буыннар чылбыры өзелми

    Буыннар чылбырын ялгау йөзеннән икенче елын “Әкият” балалар бакчасында “Гаилә дәресе” (“Семьеведение”) проекты тормышка ашырыла. Үзебезнең һәр бәйрәмгә балаларның әти-әниләре белән бергә әби-бабайларын да чакырабыз. Әле менә бүген Өлкәннәр көне үткәрдек. Оныкларының чыгышын карап, әбиләрнең сөенгәннәрен, сокланганнарын күрсәгез! Хәтта үзләре алар белән бергә чыгып биеделәр, уйнадылар. Балалар да әбиләре мактагач, бер башка үсеп китәләр, дәресләрдә тагын да тырышыбрак шөгыльләнәләр.

    Фәйрүзә Хафизова, тәрбияче

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: