Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
"Маяк" газетасы архивыннан

Кемгә дә әни кирәк...

Кече дусларыбыз.

Күп еллар элек булды бу хәл. Сабантуйга авылга кайтырга җыенабыз. Тик нигәдер иртә таңнан этебез тынычсызлана башлады. Үзе шыңшый, үзе өрә, берни аңламыйм. Оясы янына килдем дә: “Я, тынычлан инде, ни булды соң сиңа?” – дим. Минем сүзләремне аңлагандай Граф, оясына кереп китте дә, авызына ниндидер түгәрәк әйбер кабып чыкты. Бу – керпе иде. Бирми генә бит авызындагы керпене, котырыпмы-котыра бу. Ничек булгандыр, хәйләли торгач, йомгакны җиргә куйды. Хәлсез, арып беткән керпене бияләй киеп, кулларыма алдым. Әни булырга җыена икән, ләбаса. Тиз генә кәгазь капка йомшак чүпрәкләр җәйдем дә, миннән курыкмасын дип керпене аулак урынга куйдым.

Күпмедер вакыттан соң керпемне килеп карасам, биш баласы тезелешеп ята. Әмма, үзе үлгән иде. Керпе балалары җитлекми туганнар, үтә күренмәле гәүдәләре аркылы бөтен эчке әгъзалары күренеп тора. Энәләре йомшак, күзләре йомык. Куркудан әниләре иртәрәк бәбиләгән күрәсең.

Әниләрен җирләп, балаларын бер иске бүреккә салып, авылга алып кайттым. Пипетка белән җылы сөт эчердем. Үтә күренмәле тәннәреннән сөтне ничек йотканнарына кадәр күренеп тора. Әмма алар бер дә ныгымады, үсмәде. Бер таныш ветеринарга да шалтыратып карадым. Ул: “Алар җитлекми туганнар, әниләренең сөте булмагач, яшәмәсләр”, – диде.

Көннәр уза торды. Чынлап та керпеләремнең хәле яхшырмады, мин аларны саклый алмадым. Берәм-берәм үлә тордылар. Яшәү сулышы өрер өчен кемгә дә әни кирәк икән шул. Миңа ничек авыр булганын белсәгез икән. Елый-елый матур кулъяулыкларга төреп җирләдем үзләрен.

Бу вакыйгага ничә еллар узса да, һич кенә дә оныта алмыйм. Кичләрен урамда керпе күрсәм, барысы да искә төшеп, үзәкләрем өзелә, күземә яшьләр тула.

 

Фирая Исламова

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев