Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Беренче май шундый бәйрәм иде...

Барча укучыларыбызны да бәйрәмнәр белән котлап, якташыбыз шагыйрә Халидә Галимова матур шигырен тәкъдим итә.

Беренче май шундый бәйрәм иде...
Гөрләп тора иде урамнар.
Кул тотышып атлый иде халкым
Әйтерсеңлә бар да туганнар.


Бөек иде безнең Ватаныбыз
Унбиш кисәк барда бер иде.
Төрле телләр, төрле дин булса да
СССР дигән көчле ил иде.


Бу көн үзе олы бәйрәм иде
Халкым чыга иде парадка.
Урам тулып килгән бу ташкынга
Күзләр җитми иде карап та.


Шар кабартып каен яфрагына
Ак чәчәкләр ясап төзә идек.
Дуслык, туганлыкны күзгә карап
Җылы карашлардан сизә идек.


Тыныч, аяз күкләр кочагына
Ак күгәрчен тотып чөя идек.
Зәңгәрлекне бизәп шул кошкайлар
Һаваларны ямьләп гизә иде.


Май, тынычлык, хезмәт, дигән сузләр
Һаман куя әле язылып.
Мае да бар, хезмәте дә җитә
Тик тынычлык бара онытылып.


Насыйп булса иде киләчәктә
Сугышлардан алып калу илне яклап.
Очса иде ак кугәрчен май күгендә
Дары исе килми торган күкне саклап.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев