Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Әнкәм икмәге тәме

(хәтер-хатирә)

Бер көнне кибеттән ипи сатып алдым. Өйгә алып кайткач, кисеп, табынга куйдым. Хәзерге ипиләрнең тәме икенчерәк шул. Тышкы яктан күмәчкә охшап торса да,  эче я пешеп җитмәгән, я әвәләнеп җитмәгән, камырында оны уалып тора...

Күз алдына әниемнең  мичтә пешергән түгәрәк күмәчләре килеп басты.  Вәт ичмасам, алар ипи иде! Мич янып беткәч, ипи камырын әвәләп, әни аларны агач көрәк белән мич төбенә сала, алар шунда кабарып, өйгә тәмле ис чыгарып пешәләр иде. Ни хикмәттер, ипиләрне төбенә  көл дә буялмый. Пешеп чыккан ипиләрне (“шишара” дип атала иде) мичтән алып, өф итеп бер өрсәң, бер көле дә калмый очып бетә  иде. Шул ипине кисеп, каймак катыш бал ягып, бик тәмләп ашадык. Шуны уйлап утырам әле, нигә аны мич төбенә салдылар икән, тәмле булып пешкәнгәме әллә инде таба булмаганга микән? Анысын мин төгәл генә белмим. Хәер, безгә бала-чагага бары тик пешкән ипи генә булсын, аның ничек һәм кайда пешүе мөһим түгел  иде. Әле ул яңа пешеп чыккан ипине өйдә утырып ашау кызык түгел,  урамга  алып  чыгу  кызыграк иде. Синең янга йөгереп күрше балалары җыела, чөнки икмәк исе бөтен урамга тарала. Кулыңдагы шул кисәктән аларга да өлеш чыгарасың, ә икенче тапкыр алар да шулай итә. Шул рәвешле пешерелгән ипи ашап үскән балалар без. Бу турыда балаларга сөйләсәң, әкият кебек тыңлап утыралар. Әйе, заманалар бик нык үзгәрде, хәзер бөтенләй башка, элек нәкъ менә мин сөйләгәнчә иде шул.

 

    Җәүһәрия ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев