Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Туйкә авылында шагыйрь Илдус Гыйләҗевны искә алдылар

15 гыйнвар көнне Туйкә авылы китапханәсендә якташыбыз, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхфәтуллин премияләре лауреаты, бик күп китаплар авторы, олпат шагыйрь Илдус ага Гыйләҗевне туган көне уңаеннан «Онытыплар булмый шул...» дип аталган искә алу кичәсе булып үтте.

Чараны Туйкә авылы китапханәчесе Айгөл Солтангирова алып барды.

Шагыйрьнең якты истәлегенә багышланган әлеге очрашуда җылы хатирәләр яңарды, кызы Резеда Гыйләҗева, Туйкә авыл җирлеге башлыгы Регина Закирова, авыл ветераннар советы рәисе Фаяз Зәйдуллин, шагыйрь белән бер чорда хезмәт куйган, аның иҗатына мөкиббән булган авылдашлары Энҗе Харрасова, Рузилә Мөстәкыймова, «Гөлстан» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Садретдинова, «Гөлстан»чылар Марат Исхаков, Халидә Галимова, Балтач авылы китапханәчесе Гүзәлия Хәбипова чыгыш ясадылар. Шагыйрь рухына багышлап Альберт хәзрәт догалар укыды.

Илдус аганың затлы әдәби мирасы югалмас, безнең күңелләрдә озак сакланыр! Горурланабыз, онытмыйбыз аны!

 

 

Гөлчәчәк Садретдинова, 

«Гөлстан» әдәби берләшмәсе җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев