Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

«Маяк» газетасы хезмәткәрләре Әлкәй авылы халкы белән очрашты (ФОТО)

​​​​​​​Бүген Әлкәй авылы китапханәсендә «Маяк» газетасы хезмәткәрләре белән бик җылы очрашу узды.

Китапханәче Венера Газиҗанова шагыйрә Резеда Шәрипова һәм авылдашлары, кул эшләре остасы Зилә Нургалиева иҗатлары белән таныштырды.

«Маяк» газетасы баш мөхәррире урынбасары, җаваплы сәркәтибе Таңсылу Саниева матбугатка язылу барышы, газетадагы яңа сәхифәләр, бәйгеләр хакында сөйләде.

Журналистлар Әлкәйдә газета өчен бик бай материал тупладылар һәм әле җәй көне дә килеп, уңган бакчачылар, күпләп мал асраучылар белән танышырга вәгъдә бирделәр.

Биредә бар яктан булган халык яши һәм мәдәни тормыш, йөгерек чишмә кебек, урыгылып ага.

Болар хакында «Маяк» газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев