Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

“Гөлстан”да иҗат кайный

Азнакай ягында әдәби иҗат утында кайнап яшәүчеләр элек-электән күп булган. "Маяк" газетасы редакциясе каршында эшләп килүче "Гөлстан" әдәби берләшмәсе менә биш дистә елдан артык инде аларны бер учак тирәсенә туплап, иҗатларына көч-куәт биреп тора. Әдәби берләшмәнең тарихы 1959 елдан юл ала. Исемен ул чакта каләм тибрәтә башлаган, соңыннан районыбыз җитәкчесе...

Азнакай ягында әдәби иҗат утында кайнап яшәүчеләр элек-электән күп булган. "Маяк" газетасы редакциясе каршында эшләп килүче "Гөлстан" әдәби берләшмәсе менә биш дистә елдан артык инде аларны бер учак тирәсенә туплап, иҗатларына көч-куәт биреп тора.

Әдәби берләшмәнең тарихы 1959 елдан юл ала. Исемен ул чакта каләм тибрәтә башлаган, соңыннан районыбыз җитәкчесе булып танылган Әнәс Исхаков тәкъдим итә. Без олпат язучы Мәхмүт Хәсәновның редакциябездә һәм "Гөлстан"да тирән эз калдыруы белән чиксез горурланабыз. Юкка гына бинабыз урнашкан урам да аның исемен йөртми. Шулай ук районда иҗат әһелләренә тапшырыла торган Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия булдырылды. Аны биш дистәгә якын азнакайлы, шул исәптән гөлстанчылар да алды.

Шагыйрь Нур Әхмәдиев, штаттан тыш хәбәрче Мөдәрис Усманов, газета хезмәткәрләре Ибраһим Вәлиев, Әсгать Сәгытдинов, Нәсимә Фазлыева, Нәфис Гәрәйшин төрле чорларда "Гөлстан"ны җитәкләп, яшь каләм ияләренә юл күрсәтә. Газетада эшләгән чорда тагын бер горурлыгыбыз - Мөсәгыйть Хәбибуллин, шулай ук Мөгамбәр Шәрифуллин, Ирек Бәдретдинов яшь әдәби көчләрне үстерүгә зур өлеш кертәләр.

"Гөлстан"ның хәерхаһлы юлламасы белән олы иҗат юлына чыгучылар да күп. Үзләренең әдәби адымнарын биредә башлаган Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев, Әнәс Исхаков, Рөстәм Закуанов, Фәйрүзә Исмәгыйлева, Резеда Шәрипова Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, киңкүләм билгеле әдипләр.

"Гөлстан" Габдулла Тукай исемендәге югары дәүләт бүләгенә ия өч олпат әдипне биргән берләшмә: Мәхмүт Хәсәнов, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Марсель Галиев безнең генә түгел, республикабызның, татар дөньясының горурлыгы.

"Гөлстан"га телебезне саклау өчен җан атып йөрүче, күңелләрендә "иҗат тулпарын иярләгән" төрле һөнәр ияләре тупланган. Берләшмәнең 40 һәм 55 еллыклары уңаеннан шигъри җыентыклар чыгарылды. Әдәби берләшмә әгъзаларының иҗат җимешләре "Рухият" рухи яңарыш фонды чыгарган "Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь", "Илһам чишмәләре", "Балаларга бүләк" җыентыкларында дөнья күрде. "Гөлстан"чылар үзләре дә берсеннән-берсе матур китаплар чыгаралар, иҗат җимешләре район, республика матбугатында даими басыла.

Өлкәнрәк каләм тибрәтүчеләрдән Мияссәр Хафизов, Фәһим Шәймәрданов, Сәрия Вилданова, Фәүзия Төхбәтуллина, Фәнис Исламов, Җинан Гарифуллина, Рәфыйкъ Биккенов, Роза Әхмәдишина, Василий Черкин, Мөгамбәр Шәрифуллин, Сәлах Шәрипов, Гүзәл Аитова, Наил Салихов, Тәкыя Шәрипова, Мөдәрис Усманов арабыздан китсәләр дә, исемнәре районыбыз күгендә якты йолдыз булып яна.

Заманында Гөлсирин Гобәйдуллина, Камбәр Хәбибуллин, Мәгъсүмә Гәрәева, Марс Идиятов, Әзһәр Галимов берләшмәнең иң актив әгъзалары булдылар.

Хәзерге көндә "Гөлстан"ны Нәсимә Фазлыева, Илмира Сәлахова, Галия Сәетшина, Гөлчәчәк Садретдинова, Ләйсән Гәрәева, Нәфис Әхмәт, Арнис Абдуллин, Әдип Гаязов, Халидә Галимова, Айгөл Вәлиуллина, Әлфия Иксанова, Алинә Хисамиева кебек сәләтле каләм ияләре тота. Алар районның әдәби-мәдәни казанында кайнап, телебезне үстерүгә өлеш кертәләр, мәктәпләрдә очрашуларда булалар, төрле кичәләрдә катнашалар.

Өлкәннәр үкчәсенә басып, яшь иҗатчылар үсеп килә. Гүзәл Кәлимуллина, Радик Хаҗиев, Инзилә Хөсәенова, Рәмилә Латыйпова, Альбина Гарипова, Альбина Якупова, Ләйсән Ямалиеваның каләмнәре көннән-көн шомара бара. Димәк, әдәби күәснең оеткысы яңарып тора, "Гөлстан"ның киләчәге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Гөлстан”да иҗат кайный