Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан шагыйрә Гөлчәчәк Садретдинова «Яңа татар җыры» бәйгесендә җиңде

    «Яңа татар җыры» бәйгесендә райондашыбыз, шагыйрә Гөлчәчәк Садретдинова өченче дәрәҗә лауреат булды.

    Бәйге «Иң яхшы татар җыры», «Иң яхшы балалар җыры», «Иң яхшы аранжировка» номинацияләрендә узган. Җиңүчеләр Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгендә бүләкләнгәннәр.

    «Син минем өчен» шигыремә Әтнә егете Раиф Мөхәммәтрәхимов (Ирхан) көй язды. Җырны Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов башкара. Юбилеема зур бүләк булды», – ди Гөлчәчәк Садретдинова.

    Җиңүчеләргә премияләр күләме 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: