Азнакаево
  • Рус Тат
  • Авыр түгел

    Гафифә Гаффарова иҗаты.

    Авыр түгел
    Сагышларым,шатлыкларым булса,
    Бу дөньяга тизрәк таратам.
    Бөтенесе үзенә сыену таба
    Мин кешеләр сезне яратам.

    Сагышларым сезне тетерәндерә,
    Сезгә кагыла һәр бер шатлыгым.
    Сездә күрәм тормыш матурлыгын,
    Сездән алам күңел аклыгын.

    Ялгышларым булса,аңлатасыз,
    Гөнаһларым кичерә күбегез.
    Дүрт аяклы ат та абына бит
    Миһрбанлы була күрегез.

     

    Еллар авыр,борчулары хәтсез,
    Сагышларны уртак бүлик без.
    Кеше булу авыр түгел дуслар,
    Кешелекле була белик без.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: