Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Помидор-кыяр уңсын дисәгез, кычытканнан ашлама ясагыз!

Кычыткан составында химик элементлар, органик кислоталар, витаминнар бик күп. Аннан ясалган ашлама аша кергән әлеге файдалы бу элементларны үсемлекләр тиз үзләштерә.

Кычытканнан төнәтмә ясыйбыз

Яшь кычытканның яфракларын турап, пластик яки агач савытка яртылаш салалар. Тимер савыт кулланырга тырышмагыз, чөнки кычыткан металл белән реакциягә кереп, файдалы элементларын югалтырга мөмкин.

Кычыткан өстенә җылы яки кайнар су салырга һәм капкач белән каплап 14 көн төнәтергә кирәк. Көн саен болгатып торырга онытмагыз.

Кычытканны кояшлы урынга куйчаң, ул тизрәк әчи. Әлеге процессны тизәйтер өчен бераз чүпрә салырга мөмкин. Әзер булган төнәтмә карала һәм күбекләнми башлый. Ашламаны 1:10 исәбеннән су белән болгатырга кирәк.

Үсемлекләрнең тамырына сипкәндә аны иртә яздан чәчәк аткан вакытка кадәр кулланырга мөмкин. Помидор һәм кыярларга 14 көнгә бер сибү дә җитә. Башка үсемлекләрне атна саен ашларга була.

Яфракларны ашлау өчен төнәтмәгә 1:20 исәбеннән су салалар.

Әлеге ашлама, кузаклылар, суган һәм сарымсактан кала, барлык бакча культураларына да туры килә.

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев