Реклама
Вирустан һәм бактерияләрдән саклану өчен атнага бер тапкыр кер сабыны белән юынырга кирәк.
•Томау төшсә, борын эченә көнгә берничә мәртәбә кер сабыны эремәсе сылагыз.
• Җәрәхәтләрне кер сабыны белән юсагыз, микроблар куркыныч тудырмас.
• Кер сабынында химик кушылмалар юк, шуңа күрә киемнәрене аның белән юарга киңәш итәләр.
• Геморрой белән интеккәндә иртә-кич кер сабыны белән юыныгыз, шулай ук хатын-кызларга шәхси гигиенада да кер сабыны яхшы ярдәм итә.
• Кер сабыны белән башны юсаң һәм уксуслы су белән чайкасаң, кавыктан файдасы тияр.
• Идәнне һәм савыт-сабаны кер сабыны ярдәмендә юсаң, бер дигән дезинфекция булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз