Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Июль – яшелчә өлгергән чак

Бу айда күпчелек яшелчә инде өлгереп, уңышы белән куандыра башлый.

Кишер, петрушканы 4 сантиметрга, чөгендерне 10-12 сантиметрга, пастернак, торманы 8-10 сантиметрга кадәр ара калдырып сирәкләргә кирәк.

Помидорларның артык ботакларын, корыган, саргайган яфракларын кисеп ташлыйлар. 20 июльгә помидор куакларының башларын, кысыр ботакларын өзеп, яшел массаны киметәләр, ачылмаган бутоннардан һәм җимеш биреп өлгермәячәк чәчкәләрдән арындыралар. 2-3 тапкыр ашлама кертү дә уңышны арттырыр.

Кыярларга марганцовка эремәсе, кош тизәгеннән әзерләнгән ашламалар (10 көнгә 1 тапкыр) сибәләр. Уңышны ике көнгә бер тикшерәләр, суны атнага ике тапкырдан да еш сипмәскә киңәш ителә.

Кабакларның чәчәгеннән соң өч яфрак калдырып сабакларын кыскарталар. Җимеш бирми торган ян-як ботакларыннан арындыралар. Еш һәм күп итеп су сибү, ашлау кирәк.

Иртә өлгерүчән яшелчәләрдән тәмләткечләр, редис, кольраби, иртә һәм чәчәкле кәбестә, сарымсакны җыярга мөмкин. Алар урынына җиләк утыртырга, укроп, салат чәчәргә була. Июль башында рәт арасын 25 сантиметр, һәр яшелчә арасын 20 сантиметр итеп кышкылыкка дигән торманы чәчәргә кирәк. Моннан башка, бушаган урыннарга шалкан, редис, суган, кузгалак чәчеп куярга мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев