Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Якташыбыз Мәннәф Хөҗҗәтовтан спорт киңәшләре

«Спорт белән дус кеше гел шат күңелле, күтәренке кәефтә була. Ул hәрвакыт ярдәмгә килергә әзер һәм үз алдына максатлар куя, һичшиксез аларга ирешергә тырыша,» - дип сүзне башлады якташыбыз, спортчы Мәннәф Хөҗҗәтов.

- Спорт физик тәрбия генә түгел, рухи тәрбия дә бирә. Шуңа күрә спорт белән кечкенәдән үк шөгыльләнергә кирәк. Бар кешегә дә спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнергә димәгән. Күп кенә малайлар, кызлар иртәнге зарядка белән генә дә чикләнә. Гадәткә кертсәң, анысы да бик яхшы. Кышын, җәен көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү дә кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау да файдага гына, - дип сөйли ел әйләнәсе спорт төрләре белән шөгылләнүче Мәннәф абый Хөҗҗәтов.

-Спорт белән дә гел бер вакытта шөгыльләнергә кирәк. Спортзалга йөрү вакытын билгеләргә һәм шул режимнан тайпылмаска киңәш итәм. Шул чакта гына спорт, гадәткә әверелеп, кешегә файдалы булачак, - дип дәвам итте ул. - Өлкән яшьтәгеләргә дә киңәш итеп, балалар кебек үк вак моторика буенча шөгыльләр, мәсәлән, рәсем ясау, кул эшләре белән дә мавыгырга тәкъдим итәр идем. Чөнки ул баш мие эшчәнлеген яхшырта, картлыкка бәйле акыл зәгыйфьлеге, хәтер начараюдан саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев