Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Егетләрне ничек каратырга? Азнакай кызларына берничә киңәш

Ир-егетләр нәрсә ярата дисезме?

Әлбәттә, үзе белән сокланганны, аны мактаганны. Алар күңелен яулыйм дисәгез, берничә киңәшне истә тотыгыз:

Аның яраткан шөгыле белән кызыксыныгыз. Спорт белән шөгыльләнә икән, ул уйнаган ярышларны карагыз, бу темага сораулар бирергә кыенсынмагыз.

Аның мәзәкләреннән көлегез, әмма арттырып җибәрмәгез. Аның юмор хисен бәяли белсәгез, ул да сезнекен бәяләр.

Бәлкем сезнең сөйгәнегез нәрсәгә булса да хәвәстер: рәсем ясарга, техника ремонтлауда һ.б. Аның сәләтен мактагыз, үсендереп җибәрегез.

Сезгә ясаган бүләкләренә рәхмәтле була белегез. Гәрчә алар ошап бетмәсә яки сез теләгән булмаса да. Очрашу сез теләгәнчә барып чыкмаса да, сиздермәскә тырышыгыз, киресенчә, бергә вакыт бик күңелле узды диегез. Оптимистлар һәрчак үзенә җәлеп итәләр.

Тышкы кыяфәтне мактаганны ирләр дә ярата. Комплементлар ясарга оялмагыз.

Берәр эштә ярдәм сорарга кыенсынмагыз. Ирләр үзләрен терәк һәм кирәкле, көчле итеп тоярга яраталар.

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев