Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай хуҗабикәләренә: нектариннан тәмле кайнатма

    Нектарин болай да ашарга тәмле. Әмма ул озак сакланмый. Кыш көне дә җәйне искә төшерәсегез килсә, аннан кайнатма ясагыз.

    2 кг нектаринга 2,400 кг шикәр комы, 1 лимон алдым. Нектарины юып, корытып, төшләреннән аерып, телемләп турадым. Эмаль кастрюльдә (яки тазда) 1 стакан кайнар су белән әкрен утта шикәр комын эреттем. Эрегәч, аңа нектариннарны салдым һәм өстенә лимон согын сыктым, төшләрен алып, кабыгын да салдым.

    Уртача утта 35-40 минут кайнаттым һәм суытып, чиста банкаларга тутырып, суыткычка куйдым.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: