Азнакайлылар бу атналарда егылып җиләк җыялар.
Әлбәттә, әлеге рецептым белән яңалык ачмам. Әмма һәр ризыкның үз үзенчәлеге була. Ашказаны әче камырны бик өнәп бетерми, ә тәкәгә дигән төче камыр катырак була. Йомшаграк булсын дип, үземчә төрләндереп карадым. Мин көткәнчә килеп чыкты.
Әчегән сөт, су, майонез, бераз көнбагыш мае, 1 йомырка, тоз, чак кына чәй содасы, он салып, йомшак камыр бастым. Аны кисәкләргә бүлеп җәйдем дә, эчләренә манный ярмасы һәм шикәр комы белән буталган җиләкләрне салып бөктем. Майлы табага тезеп, 180-200 градус кызулыктагы мичтә пешердем.

Нет комментариев