Танылган саксофончы, күренекле якташыбыз, Сарлы авылында туып үскән Маузир Гиниятуллинның улы Артур Дубайда яшәп иҗат итә.
Бу көннәрдә әнисе белән сеңлесе анда кунакта булган. Артур үзе дә әтисенең туган якларына кайтырга җыенган. Ул үзенең Инстаграмына Дубайдагы хәлләр турында менә нәрсәләр язган:
«Без 25 енә кадәр очрабыз дигән идек, 7 апрелгә кадәр аэропортларны яптылар. Дубайда аптекалар, кибетләр һәм медицина учреждениеләреннән башка бар җир дә эшләми. Ике көн өйдән чыгарга ярамый. Шәһәрне дезинфекциялиләр. Безнең өчен кайгырмагыз, бар да яхшы, хөкүмәт вируснең беренче көннәреннән үк куркынычсызлык чараларын күрә. Мин биредә инде өч елдан артык яшим, торыр урыным, таранспорт, иҗат итәргә студия бар. Якыннарым янымда. Аэропортта калган кешеләргә бушлай торак һәм туклану оештырдылар. Әгәр дә якыннарыгыз шундый хәлдә калган икән, минем белән элемтәгә керегез, ярдәм итәргә тырышырмын”
Әнә шулай бу афәт кешеләрне берләштерә, тормышка башка күзлектән карата.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев