Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Вакцина ясату – сәламәтлегеңне кайгырту

Коронавирус пандемиясенең көннән-көн колач алуы республикада, шул исәптән районыбызда да катгый чаралар куллануга этәрә.

11 октябрьдән Татарстанда аерым категория гражданнар өчен вирус инфекциясеннән мәҗбүри вакцинация игълан ителде. Әлеге вәзгыять торышы хакында тәфсилләбрәк аңлатуын сорап районның баш табибы Илдар Шиһаповка мөрәҗәгать иттек.

–Райондашларыбыз мондый мәҗбүри адымга баруны дөрес аңласын иде, эпидемиологик хәл көннән-көн катлаулана, – диде ул. –Үзебезнең район сырхауханәсендә дә авыручылар саны күпкә артты. Ел башында, җәй айларында аларны, бигрәк тә реанимациядә ятучыларның, күпчелеген пенсия яшендәгеләр тәшкил итсә, хәзерге вакытта хезмәткә яраклыларның да авыру очраклары еш күзәтелә, үлем – китемнәр дә бар. Бу хәл вирусның тагын да агрессивлашуын күрсәтә. Аны көчсезләндерүнең бердәнбер юлы – ул вакцинация. Әйтергә кирәк, бүгенге көнгә вакцина 1200 данәдә бар, кирәк булган саен кайтарып торыла, ясатырга теләүчеләргә бернинди киртә-каршылыклар юк, әмма табибтан рөхсәт алырга гына кирәк. Сәламәтлеге буенча моңа чикләүләре булганнар участок табибыннан белешмә ала ала. Ә инде QRкодны, билгеле булганча, Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинеттан алып була.

Барлык райондашларга мөрәҗәгать итеп шуны җиткерәсе килә: вакцина ясату иң беренче чиратта үзебезнең, якыннарыбызның сәламәтлеген кайгырту ул, шуны аңласак иде. Өлкән яшьтәгеләргә аеруча куркыныч яный. Аларны аралашудан, җәмәгать урыннарына чыгудан чикләү дә сихәтлекләре, исән-иминлекләре турында кайгыртып күрелгән чара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев